Гүзәл җирнең асыл бизәге мин…
Выполнила Губайдуллина Эльвина Разилевна, ученица 9 класса МОКУ СОШ с. Адзитарово, 2015 год. Руководитель: Макаева Залифа Маратовна, учитель татарского языка и литературы
Гүзәл җирнең асыл бизәге мин…
Туган илкәй…
Бу исемдә язгы таңнар…
Бу исемдә җанга рәхәт татлы
моң бар.
Бу исемдә киләчәгем, бәхетем
минем,
Мәңге яшә, мәңге балкы, Туган
илем!
Сабый чакта беренче тапкыр салават күпере күреп аптырашта калганым, аның һәрбер төсенә соклануым исемдә калган. Үсә төшкәч: “Их, шул күпер буйлап атлап үтәсе, җир өстенең матурлыгын күзәтәсе иде”, — дип хыяллана идем. Хәзер инде мин аңладым: нәкъ шул салават күпере төсле, мәңге күреп туймас җир өстендә яшим ләбаса! Минем шушы җирдә дөньяга килүем үзе зур бәхет ич!
Туганнан бирле шатлык – куанычлы минутларым бик күп булды. Алда да алар бихисап булачак…
Мин Башкортстан җирендә дөньяга килүем белән бәхетле. Дөньяда илләр күп, җирләр күп, тик минем туган илем – бер генә. Башкортстан – күңелгә якын ил, якты ил, ямьле ил, тыныч ил, туган ил, туганлык һәм дуслык дәрьясы. Һич тиңе юк аның дөньяда! Гомер монда – тылсым.
Мин Башкортстаның гүзәл бер почмагында, Атҗитәр авылында дөньяга килгәнмен. Табигать кочагында, әти – әни, туганнарым җылысында, күркәм, эшчән гаиләдә яшәвемә шатланып бетә алмыйм. Эх,нинди куаныч ул әни белән әтинең эшләп, апа белән абыйның укып кайткан көннәре! Мин аларны бик сагынып көтәм. Бөтен гаилә бергә җыелганда, рәхәтләнеп көлешеп, сөйләшеп утырганда, безнең йорт бәхеткә тулган кебек була. Йорт алдында матур агачлар, чәчәкләр, ямь – яшел үләннәр, кып – кызыл җиләкләр үсә. Аларга сокланып карау үзе бер зур бәхет.
Безнең урам бик зур булмаса да, анда тырыш, якты күңелле кешеләр яши. Мин шундый яхшы күршеләребез булганга бәхетлемен. Алар белән зур, тату гаиләдә яшәгән төсле, бер – беребезгә ярдәм итәбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Урамыбызны да чиста, башкаларга үрнәк булырлык итеп карыйбыз. Кичләрен бергәләп эскәмиягә утырып, хисләрне уртаклашу, тулган айны, йолдызларны күзәтү күңелдә тылсымлы тойгылар тудыра. Кышкы кичләрдә, ап – ак карлар яуганда якын күршеләремә Такташның “Ак чәчәкләр ява, дөнья матур…” дигән шигырь юлларын сөйләргә яратам. Бу юлларны тыңлагач, сусаганда татлы чишмә суы эчкәндәй буласың.
Әйе, табигатьнең матурлыгын, телен, яктылыгын язып бетереп булмыйдыр. Һәркем белә: кеше табигатьнең яралгысы, камил өлеше, җиргә иҗат иткән җимеше, сабый баласы. Табигать кешегә бәхет, шатлык китерә. Төрле җәнлекләрне, яфрак өстендә җемелдәп торган иртәнге чык тамчыларын күзәтү, агач арасыннан ялтыраган кояш нурларында назлану, кошларның моңлы сайрауларын тыңлау, ямь – яшел болыннарда хуш исле чәчәкләр арасында йөрү – бөтенесе дә минем өчен бәхетле, шатлыклы минутлар. Әйе, мин бәхетле. Минем илемдә туплар шартламый, таңнар тыныч ата…
Дөньяда җиде могҗиза бар диләр. Мин шуңа тагын берне кушар идем. Әлбәттә, ул – туган җиремнең, илемнең тынычлыгы, искитәрлек матурлыгы!
Мин үземне дә туган җиремнең бер “матур” бизәге итеп күз алдына китерәм. Укып, күңелемә яткан һөнәр алырга, эшләп, җәмгыятебезгә файда китерергә, дөньяны, барлык җир шарын матуррак, бәхетлерәк итәргә хыялланам. Минем уйлавымча, дөньяда якты эз калдыру, аны матурлау һәм, йолдызга әйләнгәч, җирне ямьләндерү – үзе бер зур бәхет, үзе бер могҗиза!

